Зәкиева Розалия Разыйх кызы

31.03.1957, Казан шәһәре

Амплуа: алып баручы, конферансье

Ул 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Р. Зәкиева 1981 - 1992 елларда   Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә алып баручы, конферансье булып эшләү дәверендә  бик күп күренекле сәнгать осталары белән бергә халкыбызга хезмәт итә. Ул милли әдәбиятыбызның иң матур үрнәкләрен, фольклор әсәрләрен илебез буенча һәм Германия, Төркия, Швейцария, Австрия, Польша кебек чит ил сәхнәләрендә пропагандалый. Истанбул медицина университеты оештырган “Дуслык күпере” фольклор фестивале белән Европа буйлап йөргәндә Казан ханбикәсенә багышланган “Сөембикә бәете” музыкаль-әдәби композициясе аның визит карточкасына әверелә. Р. Зәкиеваның  репертуарында реприз яки конферанслар кебек  кыска эстрада номерлары белән беррәттән, классик татар әдипләренең  зур күләмле әсәрләреннән өзекләр дә урын алган. Г. Исхакыйның “Остазбикә”се, Кандалый, Дәрдемәнд поэзиясе; М. Мәһдиев иҗаты, Ф. Хөснинең Г.Тукай турында язылган “Энҗеле калфак” хикәясенә Зөлфәтнең Тукай шигырьләрен кертеп төзегән әдәби композициясе, Ф. Шәфигуллин юморы, Р.Фәйзуллин, Д. Сирай, Х. Әюпов, И. Юзеев, Р. Харис, Э. Шәрифуллина, Зөлфәт һәм башка шагыйрьләребез язган әсәрләр Р. Зәкиева башкаруында бик күп сәхнәләрдә һәм телеэкраннар аша яңгырап ирешелде. Әлеге әсәрләрнең күбесе Әдилә Ибушева уйнавында скрипка моңы яки Оскар Гомәров җитәкчелегендә “Рух” скрипкачылар ансамбле, Тәлгат Әхмәтовның фортепианода яңгыраткан милли көйләребез белән бик күп сәхнәләрдә,  “Чулпан”, “Җомга көн кич белән”, “Әлли-бәлли” һ.б телевизион тапшыруларда  үрелеп бара. Татарстан районнары һәм Казан мәктәпләрендә балалар өчен махсус  шигъри һәм чәчмә әсәрләрдән төзелгән программалар белән чыгыш ясый ул. 2011 елда Р. Зәкиева Г. Тукай шигырьләре тупланган “Сабыйга” дип аталган аудиокассета чыгара. Ул бөек шагыйрьнең  бик күп әсәрләрен Мөнирә һәм Сәгыйт Хәбибуллиннар җитәкчелегендәге халык уен коралары оркестрына кушылып   башкара.  Аның иҗатында балаларга багышланган программалар күпкырлы, алар арасында Ф. Яхинның "Сөембикә кыйссасы”, төрле халык әкиятләре, шигырьләр, хикәяләр бар.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз