Заһидуллина Әлфия Гафиатулла кызы
1936–2004
Амплуа: җырчы, педагог
Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты
1966 елда Казан дәүләт консерваториясен (Ә. Хисмәтуллина классы) тәмамлый. 1963—1976 елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, 1976-1988 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториясе бүлегендә солист-вокалист булып эшли.1973 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казан дәүләт консерваториясендә (1991 елдан доцент дәрәҗәсендә) укыта.
Фотогалереяне карау