Захарова Светлана Григорьевна

1946 елның 3 маенда туа

Амплуа: музыка белгече

Мактаулы исеме: Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты

Казан дәүләт консерваториясен (фортепиано факультеты) тәмамлый.
1977 елда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск, Вильнюс, Киев,Түбән  Новгород, Пермь, Тула, Смоленск һәм башка Россия шәһәрләрендә Бөтенроссия, Бөтенсоюз һәм халыкара конкурс-фестивальләрендә алып баручы була.
1984-2007 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең опера һәм камера музыкасы бүлегендә, ТР симфоник оркестрында, Н. Осипов исемендәге академик милли оркестрда (Мәскәү) музыка белгече була.  Балалар иҗаты белән бәйләнгән иҗади кичәләрнең, юбилей концертларының оештыручысы һәм режиссеры була.
З. Соткилава, Н. Брегвадзе, В. Спиваков, В. Левко, Л. Казарновская,  А.Стрельченко һ.б. мәшһүр башкаручыларның һәм оркестрларның концертларын алып баручы була.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз