Татар филармониясе паркында истәлек агачлары утыртыла!

Матбугат үзәге

Концерт Николая Кузнецова
24.10.2021 03:18:00 pm
Филармонический джаз-оркестр Республики Татарстан снимает новый клип.
08.09.2017 04:52:00 pm
Курамшин Рамиль Сулейманович

Татар филармониясе паркында истәлек агачлары утыртыла!

Татар филармониясе паркында истәлек агачлары утыртыла!

24.04.2018
Хөрмәтле журналистлар! 2018 елның 25 апрелендә (10.00), Татар дәүләт филармониясенең 2015 елда гамәлгә кергән традициясен дәвам итеп, Филармония янындагы паркта (Казан, Павлюхин урамы 73 йорт) композитор, Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Александр Ключарев; күренекле нәфис сүз остасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов; дирижер, Россиянең, Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фуат Мансуров истәлегенә чыршылар утыртылачак. Әлеге традиция мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатында барлыкка килде. Хәзер паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр истәлегенә атап утыртылган 11 агач үсә. 25 апрельдә узачак чарада күренекле артистлар, сәхнә ветераннары, Казан театрлары артистлары катнаша. Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чараны яктыртырга чакырабыз!
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз