15 гыйнвар – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың туган көне.

15 гыйнвар – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың туган көне.

15 гыйнвар – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың туган көне.

15.01.2022
15 гыйнвар – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, аңа 89 яшь тулган булыр иде. Бу көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы аның каберен зиарат кылуны оештырды. Чарада Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм сәхнә ветераннары катнашты, яраткан җырчыбызның рухына атап дога кылынды, аның турында сәхнәдәшләре истәлекләр яңарттылар. Әлфия апа Авзал кызының рухы шат, урыны оҗмахта, кабере нурлы булсын. Халыкчан җырчының моңы бүген дә күңелләрдә яңгырый, ул тамашачы хәтерендә яши. Әлфия Авзалованың хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны теркәлгән, ул гомере буе – Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган олуг җырчы. Аңа хөкүмәтебез тарафыннан 1970 елда ТАССРның атказанган, 1983 елда РСФСРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелгән, ул Хезмәт Кызыл орденына ике тапкыр лаек була, 1992 елда Татарстанның мәртәбәле Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ия була. Аның сәнгатебезгә күрсәткән эчкерсез иҗаты фидакарьлек, татар сәнгатенә тулысынча бирелгәнлек үрнәге булып тора. Әлфия Авзалова һәр җырын йөрәге аша үткәреп, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп башкаруы белән бөтен дөньяга сибелеп яшәүче миллионлаган татар өчен легендар җырчыга әверелә. Гастрольләр барышында йөздән артык концерт биргән мәшһүр җырчыны татар халкы гына түгел, бөтен Россия халкы үз итә, ярата. 1959 елны Әлфия Авзалованы Мәскәүгә дөнья халыклары җырларын башкарырга өйрәнү өчен җибәрәләр һәм ул анда СССРның халык артисты, бөтен дөньяга танылган данлыклы Ирма Яунземда белем алып кайткач, репертуарын чит ил җырлары белән баета, хәтта кытайча Мао Цзедун турында мактау җыры да башкара, дөнья халыклары җырларын туплаган яңа концерт программалары әзерли. Корея, кытай, гарәп, һинд, индонезия, фарсы һәм башка халыклар җырларын пропагандалаганы өчен җырчы Тынычлыкны яклау буенча Совет комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнә (1960). Ул, шулай ук, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт җырларын башкара һәм тыңлаучылар күңелендә онытылмас эз калдыра. Аның репертуарында 200 дән артык халык җыры, татар композиторларының 500 дән артык әсәре, 17 чит телдә башкарган җырлар бар. Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында җырчы Татарстан, Башкортостан һәм Себер нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләре каршында концертлар куя, республиканың барлык авыл, район һәм шәһәр клубларында, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә – Кытайда, Чехословакиядә, Венгриядә гастрольләрдә була. Тамашачы аны һәрчак көчле алкышларга күмә. Җырчы иҗатының соңгы (1990-2000) елларында да Россиянең бик күп шәһәрләрендә гастрольләрдә була. 2003 елдан башлап Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Әлфия Авзалованың туган көн юбилейлары уңаеннан концертлар уздыра һәм 2013 елга кадәр анда легендар җырчы үзе дә катнаша. 2015 елда Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында Әлфия Авзалова хөрмәтенә җырчының үзе катнашында исемле чыршы утыртыла. Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның 15 июнендә Казанда вафат була, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. 2019 елда Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексындагы һәм Татарстанның Актаныш районындагы яңа урамга Әлфия Авзалова исеме бирелә. 2019 елда Хөкүмәтебез һәм Татар дәүләт филармониясе тарафыннан Әлфия Авзалова яшәгән йорт (Т.Миңнуллин урамы, 8А йорт) диварына аның истәлегенә мемориаль такта эленә, каберенә һәйкәл куела (авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин).
Тәфсилләп алга таба

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз