Музей

Музей

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее 1997 елда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның хәер-фатыйхасы белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең алтмыш еллык юбилее уңаеннан оештырылды.

Музейның беренче җитәкчесе итеп  Г.Г.Галиәхмәтова билгеләнә, аннан 1999-2005 елларда аны А.А.Хәкимова җитәкли, 2005-2012 елларда музей мөдире булып Ф.Ф. Кавиева эшли, 2012 елдан музей эшчәнлеген янә А.А.Хәкимова дәвам итә.

Музейның төп бурычы – филармония тарихына кагылышлы мәгълүматларны җыю, туплау, саклау һәм тамашачыга җиткерү ул. Алар төрле концертларга, мәдәни чараларга багышланган музей экспозицияләре ярдәмендә тамашачыга тәкъдим ителә. Филармония музее шушы еллар эчендә концерт оешмасы тарихын күпмедер дәрәҗәдә яктырта алырлык бай мәгълүмат тупларга өлгерде. Биредәге күргәзмәләр элек эшләп киткән сәнгать әһелләренең шәхси әйберләре – кулъязмалар, төрле елларда төшкән фотосурәтләр, афишалар, документлардан төзелде.

Музей бүлмәсе башта филармониянең Гоголь урамы 4 нче йортта (элек М.С.Марко-Набоков йорты, ХХ гасыр башы, архитектор К.С.Олешкевич) урнашкан администрация йортында булса, 2000 елда исә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе үзенең концерт залына  (Павлюхин урамы 73 йортта урнашкан Синтетик каучук заводының С.Киров исемендәге мәдәният йорты бирелә,  архитекторлары П.А.Саначин, Г.И.Солдатов) ия булгач,  филармониянең өченче катында  урнаша. 2005 елда музейның И. Шакировның 70 яшьлек юбилеена һәм И. Шакиров исемендәге II Халыкара татар җыры конкурсына багышланган экспозицияләрдән торган яңа күргәзмә җиһазлары эшләнелде. 2017 елда музейның ачык фондлы яңа җиһазландырылган эш бүлмәсе булдырылды.

Филармония фойесы диварларына 75 ел дәвамында биредә озак еллар дәвамында эшләп, тамашачы мәхәббәтен яулаган сәнгать осталарының фотопортретлар тезмәсе куелды һәм ул эш әле дә дәвам итә.

ФИЛАРМОНИЯ МУЗЕЕНДА УЗГАН ЗУР ЧАРАЛАР

Филармониядә ел саен төрле юбилей һәм иҗат кичәләре вакытында музейдагы экспонатларны кулланып яңа күргәзмәләр оештырыла. Узган елларда күренекле сәнгать осталары Флюра Сөләйманованың – 60, Усман Әлмиевнең – 90, Җәвахирә Сәлахованың – 80 яшьлек; Рәшит Ваһаповның, Фәрит Яруллинның 90 еллык юбилейлары уңаеннан төрле концерт һәм театр биналарында зур күргәзмәләр тәкъдим ителде. Россиянең һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилее уңыеннан филармония концерт залы фойесында бөек җырчының иҗатын һәм тормышын чагылдырган күргәзмә оештырылды.

1998-2004 елларда филармония “Таныш моңнар, таныш исемнәр” исеме астында (концертларның сәхнәгә куючы режиссеры һәм алып баручысы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева) бик күп концерт-кичәләр үткәрде. Аларның күбесе олуг шәхесләргә багышланган иде. Шушы концертлар узган көннәрдә тамашачыларга төрле материаллардан һәм экспонатлардан торган күргәзмәләр тәкъдим ителде. Ул концерт-кичәләр барышында тупланган афишалар, сценарийлар, фотолар филармония музее архивын берникадәр баету, эшчәнлеген киңәйтүдә дә мөһим роль уйнадылар.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәләр ел саен зурлап уздырыла. Шулай ук легендар җырчыларыбыз Әлфия Авзалованың, Илһам Шакировның туган көннәрен һәр ел сәхнәдә билгеләп үтүне дә филармония матур традициягә кертте. Һәм, әлбәттә, бу кичәләрнең барысы да филармония фойесында оештырылган күргәзмәләр белән бизәлә.

2006 елның февраль аенда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында А. С. Ключаревның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән концертта талантлы композиторның әле моңарчы беркайда да тамашачыга күрсәтелмәгән, аның туганнары тарафыннан бүләк ителгән архив материалларыннан күргәзмә оештырды. Алар арасында А.Ключаревның әти-әниләренең, балачак елларында революциягә кадәр төшерелгән, саргая башлаган фотосурәтләре; элек филармониядә баш бухгалтер булып эшләгән әтисе С.Д.Ключаревның “Хезмәт кенәгәсе” һ.б. куелды.

Шул ук елның март аенда СССРның халык артисты, дирижер Н. Рахлинның тууына 100 ел тулу уңае белән үткәрелгән Н. Рахлин исемендәге беренче музыка фестивалендә, маэстроның  беренче репетицияләрен (апрель, 1966),  хушлашу көнен (июнь, 1979) чагылдырган В.Зотов төшергән фотолар, шулай ук музыка белгече Г.Кантор архивында сакланган оркестрның ретро-афишалары урын алды.

Филармониядә һәр елны төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән талантлы сәнгатькәрләрне үзенә туплаган “Филармониада”  Халыкара фестивале гөрләп уза. Бу концертлар вакытында да тамашачы хозурына филармониянең һәм әлеге  мәдәни чараның тарихын яктырткан төрле тематик экспозицияләр тәкъдим ителә.

Музей эшчәнлеге филармония тарихына бәйле документларны туплау белән беррәттән, ошбу иҗат оешмасында төрле елларда эшләп киткән артистлар белән элемтәдә торып, аларның иҗатына багышланган очрашулар уздырудан да гыйбарәт. Мәсәлән, 1999 елда Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Әзәл Яһудиннең 90 еллык юбилее уңаеннан филармония музеенда һәм ТР Милли музеенда уздырыла. Биредә артистның иҗатын яктырткан күргәзмәдә аның фоторәсемнәре, үзе исән чагында язган “Артист язмалары” исемле истәлекләре, үз тавышы яздырылган магнитофон тасмасы һәм кыңгыраулы тальян гармуны күрсәтелде. Аның 95 еллыгына багышланган кичә Татарстан язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында үткәрелде.

2006 елда филармония музее Татарстан Милли китапханәсе белән берлектә “Истә, һаман да истә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәләр циклы (сценарий авторы һәм алып баручысы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин) үткәрелә. Анда Таһир Якупов, Габделхак Шаһиев, Габдулла  Рәхимкулов, Вафирә Гыйззәтуллина, Әлфия Заһидуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов кебек талантлы җырчыларыбызны олылап искә алынды.

2014 елда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе ветераннарының “Илһамият” клубы оештырылды. Филармониянең кече залында, чәй өстәле артында арабыздан киткән сәнгать осталарының искә алу кичәләре үткәрелде, күренекле сәнгать осталары Җәвәһирә Сәләхованың, Гали Җәмлиханов, Фәйзи Садыйков, Риф Сафиуллин, Рәшит Гобәйдуллин, Зиннур Нурмөхәммәтовларны искә алдылар филармония ветераннары бу кичәләрдә. Шулай ук  сәхнә ветераннары филармония сәхнәсендә һәм Татарстан районнары буйлап  ретро-концертлар белән чыгыш ясыйлар, төрле истәлекле урыннарга сәяхәт кылалар, мәсәлән Шәһри Болгар, Арча районында урнашкан  Г.Тукай музейлары - шундыйлардан.

Филармония арабыздан киткән сәнгать осталарын искә алу йөзеннән аларның  каберләрен барлау, чәчәкләр салуны оештыра килә. Ул очрашуларда  фани дөньядан бакыйлыкка күчкән шәхесләрнең рухына дога кылына, алар турында өлкән буын сәхнә осталары истәлекләр яңарталар.

МУЗЕЙ ФОНДЫ

Сәнгатебез тарихында зур урын тоткан сәнгать осталары Рәшит Ваһапов, Разия Тимерханова, Динә Сираҗетдинова, Сәгыйт Алиев, Әзәл Яһудин, Айрат Арсланов, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов, Александр Ключарев, Хәй Мушинский, Эмиль Җәләлетдинов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Натан Рахлин, Александр Ключарев, Усман Әлмиев һәм башка атаклы шәхесләрнең шәхси әйберләре музей фондының төп өлешен тәшкил итә.

Татар дәүләт симфоник оркестры тарихына караган экспозиция дә зур эчтәлекле. Бигрәк тә атаклы дирижер Натан Рахлинның  шәхси архивы бай һәм күпкырлы. Дирижерның оныгы скульптор И. Лысенко тарафыннан бүләк ителгән Натан Рахлинның дирижер таякчыгы, композитор Н. Җиһановның автографы куелган партитурасы, дирижерның концерт күлмәге, барельефы филармония концертлары вакытында күргәзмәгә куелалар. Күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арслановның архивында шәхси әйберләре фондта зур урын алган. Филармониянең данлыклы иҗат коллективлары – ТР симфоник дәүләт оркестры, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (бүгенге көндә бу коллективлар мөстәкыйль рәвештә яшиләр) составындагы музыкантлар, артистлар тормышын чагылдырган архив материаллары да бик бай.

ФИЛАРМОНИЯ ТУРЫНДА БАСМАЛАР

Төрле мәдәни чараларга бәйле булган вакыйгалар вакытлы матбугатта эзлекле рәвештә яктыртылып килә. Филармониянең юбилейлары уңаеннан аның тарихын, иҗат коллективлары эшчәнлеген, анда эшләгән шәхесләрнең иҗади тормышларын, истәлекләрен туплаган сәхифәләр төрле гәҗит-журналларның төрле саннарында нәшер ителә.

Мәсәлән, 2004 елда, музейдагы фотоархивка нигезләнеп, филармониянең иҗат коллективлары эшчәнлеге рус, татар һәм инглиз телләрендә тасвирланган китап бастырылды. Нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Әзәл Яһудиннең тууына  95 ел тулу уңаеннан, аның иҗади  эшчәнлеген, үзенчәлекле шәхесен тасвирлаган истәлекләр китабы җыелып (төзүчеләре – А. Хәкимова, Р. Сальмушев), филармониянең матди ярдәме белән нәшер ителде.

Музей хезмәткәрләре А.С.Ключаревның 100 еллыгына, А.Шутиковның 60 яшьлегенә уңаеннан архив материалларына һәм фотодокументларга нигезләнгән буклетлар чыгаруда катнаштылар.

Филармониянең 70 еллыгы уңаеннан аның күпкырлы тарихын чагылдырган “Татарская государственная филармония им. Габдуллы Тукая. 1937-2007” (авторлары: Л. Апакова, В. Горшков, Ф. Кавиева, Г. Кантор, К. Мерсиапова, А. Софийская, А. Хәкимова, З. Халитова, А. Хәмзин) дигән саллы китап нәшер ителде. Китапта филармония музее архивыннан, Милли китапханә һәм ТР Милли музее фондыннан материаллар, артистларның шәхси документлары һәм истәлекләре, вакытлы матбугатта басылган язмалар кулланылды.

Филармониянең 75 еллыгына “Еллар, юллар, җырлар...” дигән исем астында төрле елларда филармониядә эшләгән сәнгать осталарының аудиоязмаларын туплаган МР-3 форматтагы диск чыгарылды.

Граммофон
XX гасыр уртасы
Шкатулка
Хәй Мушинскийның фокуслар күрсәткән шкатулкасы. XX гасыр уртасы
Александр Ключаревның патефоны
XX гасыр уртасы
Минхәмәт Гыйләҗевнең концерт костюмы
XX гасыр ахыры
XX гасыр уртасы
Айрат Арслановның шәмдәле
Айрат Арслановның концерт костюмы
XX гасыр уртасы
Римма Ибраһимовага Магнитка эшчеләре тарафыннан бүләк ителгән каска
XX гасыр ахыры
Натан Рахлинның барельефы
Авторы – аның оныгы, скульптор И. А. Лысенко. XX гасыр уртасы
Түбәтәй
Усман Әлмиевнең түбәтәе. XX гасыр уртасы

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз