Алексеев Николай Антонович

1920 елның 5 сентябрендә Казанда туа - 1975 елның 16 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була

Амплуа: Музыкант, музыкаль-әдәби лекторий концертмейстеры

Н. А. Алексеев концертмейстерлык эшен Казан музыка көллияте студенты чагыннан, Татар филармониясе әле оешып кына килгән беренче көннәрдән үк башлый. 1941-1945 елларда – Бөек Ватан сугышында катнаша, дәүләт бүләкләренә лаек була. 1946 елдан 1948 елга кадәр Күмертау шәһәрендә Мәдәният үзәге җитәкчесе булып эшли. 1956-1975 елларда Татар филармониясендә лекторий концертмейстеры һәм солист  була. Аның репертуарын татар композиторларының оригиналь әсәрләре, халык музыкасына үзе ясаган күчермәләр тәшкил итә. Николай Алексеев белән уртак программалар эшләгән иҗатчылар, горурланып, аны үзләренең укытучысы, дип атыйлар.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз