Чуйнов Роман Евгеньевич

02.10.1974, Казан шәһәре

Амплуа: музыкант, концертмейстер

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (2019)

Роман Чуйнов  үзенең иҗади эшчәнлеген 1995 елда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә башлый. Концертмейстер буларак, ул башта филармониянең опера һәм камера музыкасы бүлеге, соңрак  бу бүлекнең элеккеге исеме кайтарылган музыкаль-әдәби лекторие артистлары белән Татарстанның барлык төбәкләрендә, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Чиләбе, Уфа һәм башка бик күп шәһәрләрендә һәм Франция, Чехия кебек чит илләрдә гастрольләрдә була, ел дәвамында  йөздән артык концерт программасында катнаша.  
Фотогалереяне карау

Роман Чуйнов 1979-1992 елларда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы балалар музыка мәктәбендә (Н. С. Казачкова классы), 1992-1997 елларда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә (фортепиано бүлеге, профессор И. С. Дубинина классы) белем ала. 1997-1999 елларда консерваториядә И. С. Дубинина классында ассистентура-стажировка үтә.

1995 елда П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры В.Н.Чачава мастер-классында катнаша. 1997 елда В. Сафонов исемендәге пианистлар конкурсында дипломант, 2005 елда II Халыкара татар җырын башкаручыларның И.Шакиров исемендәге конкурсында катнашып лауреат исемен яулый.

Роман Чуйнов үзенең иҗади эшчәнлеген 1995 елда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә башлый. Концертмейстер буларак, ул башта филармониянең опера һәм камера музыкасы бүлеге, соңрак бу бүлекнең элеккеге исеме кайтарылган музыкаль-әдәби лекторие артистлары белән Татарстанның барлык төбәкләрендә, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Чиләбе, Уфа һәм башка бик күп шәһәрләрендә һәм Франция, Чехия кебек чит илләрдә гастрольләрдә була, ел дәвамында йөздән артык концерт программасында катнаша.

Роман Чуйнов төрле елларда күренекле җырчылар: Усман Альмеев, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов, Зөһрә Шәрифуллина, Георгий Ибушев, Резеда Галимова, атаклы дирижерлар Фуат Мансуров, Анатолий Шутиков белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Аларның язмалары Татарстан телевидениесе һәм радиосы фондында урын алган.

2016 елда ул Чиләбе шәһәрендә «Көньяк Урал буеның күп милләтле мәдәниятенә зур өлеш керткәне өчен» дигән медале һәм мактаулы грамотасы белән бүләкләнә.

Аның соңгы еллардагы иҗади проектларының берсе – Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән җырлар һәм романслардан торган видеоантологияне концертмейстер буларак, күренекле җырчы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән яздыруда катнашуы да игътибарга лаек.

 

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз