Ключарев Александр Сергеевич

19.02.1906, Казан – 30.03.1972, шунда ук

Амплуа: композитор, музыка-җәмәгать эшлеклесе, фольклорчы

Мактаулы исеме: ТАССРның халык артисты (1964), ТАССР,РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1939, 1969), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970)

А. С. Ключаревның иҗаты халык җырларын эшкәртүдән башлап балет һәм симфонияләргә кадәр булган киң жанр формаларын колачлый.Аның театр өчен язган музыкасы музыкаль фикерләүнең образлылыгы, аңлаешлылыгы, милли төсмерләрнең ачык чагылышы белән үзенә җәлеп итә.(М. Фәйзи пьесасы буенча куелган “Галиябану” спектакленә, К. Тинчурин пьесасы буенча куелган “Зәңгәр шәл” һәм “Ил” мелодрамаларына музыка һ.б.). Күп кенә җырлары һәм спектакльләр өчен язылган инструменталь әсәрләре мөстәкыйль яши башлый, алар арасында моңлы, тәэсирле лиризмы белән аерылып торган “Галиябану” симоник сюитасы да (1933) бар.  А. Ключарев халык көйләрен (“Әллүки”, “Пар ат”, “Кара урман”, “Агыйдел” һ.б.) эшкәрткәндә, аларга карата сак мөнәсәбәт саклап, үзенә генә хас үзенчәлекле стиль барлыкка китерә. Аның камил дәрәҗәдә иҗат ителгән фортепиано әсәрләре (“Шүрәле”, “Этюд”, “Токката”, “Туган як күренешләре” циклы һ.б.) уку программаларында һәм концерт репертуарында төп урынны били. Композитор симфоник музыкада үзен аеруча жанр-характер планында таныта. “Башкорт биюләре”, “Салават” симфоник поэмасы, “Урал” һәм җыр материалына нигезләнгән “Татар сюитасы” музыкаль картиналары матур яңгырашы, бай тембры, ачык милли төсмерләргә ия булуы белән үзенчәлекле.Аның “Тау әкияте” балеты башкорт әкиятләренә, риваятьләренә нигезләнеп иҗат ителгән.
Фотогалереяне карау
Ул 1926 елда Казан музыка училищесын фортепиано буенча (О.Родзевич классы), 1932 дә Мәскәү консерваториясен композиция буенча (Р. Глиэр классы) тәмамлый. 1924-1926 да Татар театр техникумында музыка бүлеге мөдире; 1926-1928 дә Мари драма театры (Йошкар-Ола), 1928-1934 тә Мәскәү эшче театрында музыка җитәкчесе; 1934-1937 дә Башкорт Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында музыка секторы мөдире, 1937-1938 дә Татар радио комитетында музыкаль тапшырулар бүлеге баш мөхәррире, 1938-1951 дә ТАССР МС каршындагы Сәнгать эшләре идарәсендә музыка фольклоры кабинеты мөдире; бер үк вакытта 1939-1940, 1968-1970 тә ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле һәм 1940-1942, 1951-1953 тә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
А.С.Ключаревның иҗаты халык җырларын эшкәртүдән башлап балет һәм симфонияләргә кадәр булган киң жанр формаларын колачлый.Аның театр өчен язган музыкасы музыкаль фикерләүнең образлылыгы, аңлаешлылыгы, милли төсмерләрнең ачык чагылышы белән үзенә җәлеп итә.(М. Фәйзи пьесасы буенча куелган “Галиябану” спектакленә, К. Тинчурин пьесасы буенча куелган “Зәңгәр шәл” һәм “Ил” мелодрамаларына музыка һ.б.). Күп кенә җырлары һәм спектакльләр өчен язылган инструменталь әсәрләре мөстәкыйль яши башлый, алар арасында моңлы, тәэсирле лиризмы белән аерылып торган “Галиябану” симоник сюитасы да (1933) бар.  А. Ключарев халык көйләрен (“Әллүки”, “Пар ат”, “Кара урман”, “Агыйдел” һ.б.) эшкәрткәндә, аларга карата сак мөнәсәбәт саклап, үзенә генә хас үзенчәлекле стиль барлыкка китерә. Аның камил дәрәҗәдә иҗат ителгән фортепиано әсәрләре (“Шүрәле”, “Этюд”, “Токката”, “Туган як күренешләре” циклы һ.б.) уку программаларында һәм концерт репертуарында төп урынны били. Композитор симфоник музыкада үзен аеруча жанр-характер планында таныта. “Башкорт биюләре”, “Салават” симфоник поэмасы, “Урал” һәм җыр материалына нигезләнгән “Татар сюитасы” музыкаль картиналары матур яңгырашы, бай тембры, ачык милли төсмерләргә ия булуы белән үзенчәлекле.Аның “Тау әкияте” балеты башкорт әкиятләренә, риваятьләренә нигезләнеп иҗат ителгән.
А.Ключарев – бик күп җырлар авторы, М.Хөсәен сүзләренә язылган  “Идел дулкыннары” ,Безнең дусларыбыз”, М. Садри шигыренә “Яз җыры” һ.б. җырлары бар.
Композитор, башкаручы, музыка өлкәсендә җәмәгать  эшлеклесе буларак, А.Ключарев Татарстан һәм Башкортстанның музыка сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Аның композицияләре ТР Җыр һәм бию ансамбле коллективының иҗади үсешенә ярдәм итә. Аның мирасының мөһим өлеше халык музыка фольклорын җыю, туплап бастырудан гыйбарәт.Ул (В. Виноградов һәм М. Садри белән берлектә) – татар халык җырларының беренче җыентыгы авторы (1941).    

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз