Огородников Александр Акимович

20.11.1933, ТАССРның Баулы районы Поповка авылы — 02.11.2013

Амплуа: җырчы

1951-1954 елларда Казан музыка училищесында  (тынлы уен кораллары һәм вокал бүлеге), 1957-1962 елларда Казан дәүләт консерваториясендә (вокал бүлеге, Г.И.Тартаков классы) белем ала.  
А.А. Огородников  җырчы буларак 1962-1963 елларда Башкортстанның Өфе шәһәрендә; 1964-1979 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә эшли. Тамбов шәһәренә күченеп китү сәбәпле, башта Тамбов өлкә филармониясенең лекторий бүлегендә хезмәт итә. Гомеренең соңгы елларын педагоглык эшенә багышлый, Тамбов университеты җыр кафедрасында укыта.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз