Плюснина Людмила Васильевна

1902–1994

Амплуа: китапханәче

Людмила Плюснина оста скрипкачы була, ул заманында югары музыка мәктәбендә белем ала, скрипка буенча У.М.Гольдштейн классын  уңышлы тәмамлый. 1920 елда ул Харбин шәһәрендә хатын-кызлардан торган кыллы квартет оештыра, шулай ук башка оркестрларда рестораннарда уйный.Ул Харбин шәһәренең Кытай урамында урнашкан «Кантилена» исемле музыка кибетен ачуга күп өлеш кертә, анда җитәкче һәм сатучы хезмәтен дә башкара, шулай ук шәһәр китапханәсендә дә эшли.
1954 елда Казанга кайткач, китапханәче буларак,ул үз эшчәнлеген  опера театрында башлый, шуннан озак та  үтми, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә күчә.Ул нота китапханә фондына Кытайдан алып кайткан уникаль нота җыентыкларын һәм пластинкаларын  бүләк итә. Беренче китапханәченең үзе күчереп язган дистәләгән нота җыентыклары әле бүген дә аның истәлеге булып китапханә фондында саклана.Ул филармония тарихына кагылышлы бик күп кызыклы документлар һәм  фоторәсемнәрне дә җыеп баручы. Людмила Плюснина озак еллар филармониянең сәнгать утырышының сәркатибе буларак та билгеле. Ул китапханәдә 30 ел дәвамында  эшли, 1984 елда  лаеклы ялга чыккач та, әле берникадәр  үз эшчәнлеген дәвам итә.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз