Шутиков Анатолий Иванович

1946 елның 4 июлендә Калуга өлкәсенең Козельск шәһәрендә туган

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры

Мактаулы исеме: Россиянең (1986 ел) һәм Татарстанның (1979 ел) атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе (2001 ел), Россиянең халык артисты (2006 ел), профессор (1991 ел), Петровский фән һәм сәнгать Академиясе академигы (2004 ел)

Калугада музыка училищесын тәмамлаганнан соң (1961-1965 еллар) Казан дәүләт консерваториясенең баян һәм дирижёрлык бүлегенә укырга керә (1966 -1971 еллар), Консерваторияне тәмамлагач биредә үк ассистентурада стажировка уза (1973-1975 еллар).
Фотогалереяне карау
1971 елдан  1989 елга кадәр Казан дәүләт мәдәният институтында (хәзерге Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) оркестр белән дирижёрлык итү кафедрасы мөдире, студентлар оркестры җитәкчесе, баян һәм дирижёрлык буенча укытучы булып эшли. Анатолий Шутиковның укучылары  бүген югары һәм урта белем бирүче уку йортларында, мәдәният оешмаларында хезмәт куялар, уен кораллары коллективлары белән җитәкчелек итәләр. Хезмәтләре мактаулы исемнәр, дәрәҗәле бүләкләр белән  билгеләнгән. А.И.Шутиков җитәкләгән  студентлар оркестры уку программасы белән генә чикләнмичә, актив рәвештә концерт эшчәнлеге дә алып бара. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Идел буе республикаларында чыгышлар ясый, Мәскәүдә, Каракалпакстанда,Чабаксарда, Уфада узган Татарстан көннәрендә катнаша. Оркестрның татар композиторлары музыкасын пропагандалауга керткән өлеше дә гаять зур. Композиторлар съездларында һәм пленумнарында, радио һәм телевидение тапшыруларында ясаган чыгышлар моның ачык мисалы.  Актив концерт эшчәнлеге һәм милли сәнгатьне пропагандалауга керткән өлеше өчен оркестр ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1989 елдан 1996 елга кадәр. А.И. Шутиков Казан дәүләт консерваториясендә халык уен кораллары кафедрасы мөдире һәм студентлар оркестры җитәкчесе була. Соңрак шул оркестр базасында Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры оеша. 1993 елда А.И.Шутиков Татар дәүләт филармониясендә халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры булып эшли башлый. Оркестр  тиз арада Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә уңышлы чыгышлар ясап, тамашачы мәхәббәтен яулый.  2006 елда оркестр аккордеончы Валерий Ковтун белән Кремль дәүләт сараенда, җырчы Лидия Абрамова белән Мәскәүнең П.Слободкин исемендәге концерт залында, 2010 елда Г.Тукайның тууына 110 ел тулуга багышланган концерт программасы белән Санкт-Петербург дәүләт академик капелласында, шул ук елны Италиядә узган халык уен кораллары оркестрлары фестивалендә, Австриядә, Голландиядә, Германиядә, Болгариядә уңышлы чыгышлар ясый. Көньяк Кореяда узган «Россия-Корея» халыкара фестивалендә Гран-при яулый, 2013 елда Португалиянең Лиссабон шәһәрендә узган «Ветер с Востока» халыкара фестивалендә катнаша.

Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестр – Россиянең иң яхшы халык уен кораллары  оркестрлары исемлеген лаеклы тулыландыручы, югары дәрәҗәдә узучы концерт программаларын бизәүче коллектив.

Сабан туе, Җиңү көне, Рус теле көне, татар композиторлары Н.Җиһанов, С.Сәйдәшев, Р.Яхиннарның юбилей кичәләре, ятим балаларга, авыр тормышлы гаиләләргә, инвалидларга аталган шәфкатьлелек концертлары –  оркестр бу  чараларда һәрчак катнашып килә.

2005 елдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, Анатолий Шутиков инициативасы белән, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Халык көйләре» дип аталган бөтенроссия конкурс-фестивале уза. Бу бәйрәмгә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары җыела.

А.И. Шутиков җитәкчелегендәге оркестр  ел да «Филармониада» фестивалендә катнаша. Оркестр белән А.Зубицкий, Л. Сметанников, А.Циганков, А.Скляров, В.Мясоедов, С.Лукин, А.Литвиенко, Е.Молодцова, Д.Штода, Е.Цветкова, С.Романов, З.Соткилава, И.Кобзон, В.Ковтун, Е.Образцова һәм башка җыр корифейлары чыгышлар ясый.

Оркестр репертуары гаять төрле: халык көйләре, Бахтан алып Шостаковичка кадәр бөек композиторларның әсәрләре, балалар һәм өлкәннәр өчен кинофильмнардан һәм мультфильмнардан музыка.

Оркестр тарафыннан «Совет композиторы» нәшриятендә «Татар композиторлары әсәрләренең халык уен кораллары оркестры өчен күчермәсе» (1986 ел), музыка уку йортлары өчен Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән чыгарылган «Халык уен кораллары оркестрлары өчен татар композиторлары әсәрләре» (1992 ел) җыентыклары нәшер ителгән, 2004 елда ике компакт-диск чыгарылган, радио һәм телевидение фондында бихисап язмалар саклана.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз