Ужаков Александр Арсентьевич

1953 елның 6 мартында Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә туа

Амплуа: Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2001)

А. Ужаков 1975 елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Казан дәүләт консерваториясенә (труба классы) укырга керә. Бер үк вакытта Виктор Деринг җитәкчелегендәге Дәүләт кинематография оркестрында эшли башлый. Консерваторияне тәмамлагач, юллама буенча Томск шәһәре музыкаль комедия театры оркестрына концертмейстер булып урнаша.

1981 елдан ул Казанга кайта һәм янә Дәүләт кинематография оркестры музыканты була. 1990 елда ул конкурс нигезендә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе эстрада оркестрына эшкә кабул ителә. 2005 елдан бу коллектив Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе карамагына күчерелә. А.А.Ужаков та Татар дәүләт филармониясе музыканты буларак, әлеге иҗат коллективында эшен дәвам итә, 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры артисты булып эшли.

А.А.Ужаков иҗат коллективлары составында төрле джаз фестивальләрендә катнашып лауреат исеменә лаек була. Мәсәлән: Мәскәү (1975, 1984, 2000, 2006 еллар), Ростов-Дон (1979 ел), Польша (1989 ел), Екатеринбург (1999 ел), Санкт-Петербург (2001ел) шәһәрләрендә узган фестивальләр шундыйлардан. Шулай ук Мәскәү (1985, 1992 еллар), Уфа (1988 ел), Чебоксар (1985 ел), Йошкар-Ола (1989 ел) шәһәрләрендә үткәрелгән Татарстан сәнгать осталары концертларында чыгыш ясый. Оркестр составында ул Татарстан һәм Россия төбәкләрендә – Самара, Магнитогорск, Златоуст, Тольятти, Ульяновск, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Ижевск, Уфа, Стәрлетамак, Октябрьск һ.б. шәһәрләрдә гастрольләрдә була.

А.А.Ужаков иҗат эшчәнлеген педагоглык хезмәте белән бәйләп алып бара, ул 1983 елдан – Казан шәһәре 11 нче музыка мәктәбе «Джаз бүлегендә» (труба классы), 2004 елдан – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эстрада-джаз музыкасы кафедрасында укытучы булып эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз