Вайссбеккер Ольга Петровна

1972 елның 3 сентябрендә Башкортстанның Салават шәһәрендә туган

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты

Мактаулы исеме: Татарстаннның атказанган артисты (2004), Татарстанның халык артисты (2018)

Ул Халык уен кораллары оркестры кысаларында балалайкаларның гаҗәеп тиңдәш яңгырашын тудырган талантлы музыкант. Оркестр башкаруында «Полет шмеля» (Н.Римский-Корсаков), «Сказка о царе Салтане», «Болеро» (А.Шульман), «Камаринская» (Осиповлар эшкәртүендә), «Зәлидә» (А.Ключарев эшкәртүендә), «Су анасы» балетындагы (Ә.Бакиров) биюләрне, Ф.Әхмәтов пьесаларын,  Р.Яхин әсәрләрен тыңлаганда әлеге гаҗәеп музыкаль тәңгәллекне ишетми мөмкин түгел.
Фотогалереяне карау
1997 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Инструменталь башкару» бүлеген (балалайка) тәмамлаган. Халык уен кораллары оркестрында 1994 елдан эшли. Магнитогорск шәһәрендә узган «Кубок Урала» дип аталган халык уен коралларында уйнаучыларның Бөтенроссия конкурсында I дипломга, 2005 елда Санкт-Петербургта узган В.Андреев исемендәге Халыкара конкурста һәм 2007 елда Череповецта узган «Кубок Севера» Халыкара конкурсларында III һәм II дәрәҗә дипломнарга ия була. Аның реепертуарында чит ил музыкасы, рус классик музыкасы, безнең заман композиторлары әсәрләре, З.Хәбибуллин, С.Сәйдәшев, А.Ключарев, Р.Яхин әсәрләренә инструменталь эшкәртмәләрдән тупланган 100дән артык төрледән-төрле әсәр бар.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз